«Газчылар сәхнәдә дә сынатмый»
Иң кечкенәсенә — 5, иң өлкәненә — 65 яшь. Татарстан башкаласында “Факел” фестиваленең зона туры башланды. “Әлеге бәйге ил күләмендә әһәмиятле мәдәни чарага әйләнде”, — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин фестивальнең ачылыш тантанасында. Илнең төрле төбәкләреннән тыш, Казанга Казахстан һәм Белоруссиядән дә катнашучылар килгән.
Билгеле булганча, “Факел” фестивале ике елга бер тапкыр үткәрелә. Биредә “Газпром” ГАҖе оешмалары, кече җәмгыятьләренең үзешчән сәнгать коллективлары һәм башкаручылары көч сынаша. Бәйге өч өлешкә бүленгән. Иң элек кече җәмгыятьләрдә үткәрелүче бәйгеләрдә җиңүчеләрне ачыклыйлар. Аларга фестивальнең зона турларында (Көньяк һәм Төньяк зоналар — ред.) катнашу хокукы бирелә дә инде. Соңрак “иң-иң”нәр бәйгенең йомгаклау өлешендә очраша.
“Татарстан Хөкүмәте исеменнән барыгызны да сәламлим, — диде Алексей Песошин. — “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте фестивальнең зона турын икенче тапкыр кабул итә. Тәүге тапкыр Татарстан башкаласында әлеге бәйге 2006 елда узды. 2003 елда “Газпром” ГАҖ җитәкчелеге хезмәт коллективының корпоратив фестиваль үткәрү турындагы тәкъдимен хуплады. Әнә шул вакыттан бирле газчыларның зур, тату гаиләсендә йөзләгән күпкырлы талант иясе барлыкка килде. Үзешчән сәнгать коллективларының югары дәрәҗәдәге әзерлеге нәтиҗәсендә, “Факел” фестивале “Газпром” ГАҖ өчен генә түгел, ил күләмендә әһәмиятле мәдәни чарага әйләнде”.
Сигезенче тапкыр үткәрелүче фестивальнең зона турында “Газпром” компаниясенең 19 кече җәмгыяте һәм оешмаларыннан бер меңгә якын кеше катнаша. “Сезнең барыгызны да бер сәхнәдә күрүебезгә чиксез шатланабыз, — диде “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков. — Әлеге бәйге сәләтне ачарга ярдәм итеп кенә калмыйча, тәҗрибә уртаклашырга, белемне арттырырга да ярдәм итә. Яшьләр өчен бу аеруча мөһим. Фестиваль барышында компаниянең төрле төбәкләрдә урнашкан кече җәмгыятьләрендә эшләүче хезмәттәшләр очраша, аралаша. “Факел” фестиваленең зур берләштерү көче дә бар. Әнә шундый чаралар оештырганнары өчен, “Газпром” ГАҖ җитәкчелегенә зур рәхмәт”. Генераль директор әйтүенчә, бай тарихка ия булган Казанда фестивальне оештыру һәм үткәрү — ул зур җаваплылык та әле. “Кунакларны югары дәрәҗәдә оешкан төстә каршы алу өчен шактый эш башкарылды. Казанда узган фестиваль һәркемнең күңелендә бары тик күңелле мизгелләр белән генә истә калачак дип ышанам”, — диде Рәфкать Кантюков.
Фестивальдә чыгыш ясаучы үзешчәннәрнең осталыгын бәйгенең жюри рәисе, Россиянең халык артисты, Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры җитәкчесе Александра Пермякова да югары бәяләде. Бәйгенең ачылыш тантанасына кадәр узган матбугат конференциясендә ул бәйге җиңүчеләрен илнең әйдәп баручы коллективларына кабул итәргә әзер булуларын әйтте. Тик “факелчы”лар тармактан китәргә ашыкмый икән. “Гаҗәп хәл: “Факел”да катнашучыларны Пятницкий хорына күпме генә чакырсам да, беркем дә килми. Поликлиникабыз бар, балалар бакчасында урын, фатир бирделәр, мин ни өчен Мәскәүгә китәргә тиеш, дип кенә җавап кайтаралар”, — дип сөйләде Александра Пермякова.
“Газпром” ГАҖнең мәгълүмати сәясәт буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Сахартов фикеренчә, кешенең һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. “Без эшчеләргә лаеклы хезмәт хакы һәм социаль пакет тәкъдим итәбез. Күргәнегезчә, эштән бушаган арада иҗат белән дә шөгыльләнә алалар. Бөтен кеше дә үзенең яраткан шөгыле һөнәргә әйләнеп китүен теләми, билгеле”, — диде ул. Рәфкать Кантюков әйтүенчә, тармакта һәр идарәнең үз иҗат коллективлары, түгәрәкләре бар. Биредә хезмәткәрләр дә, аларның балалары да бик теләп шөгыльләнә. “Кешенең сәләте бар икән, без аңа талантын ачарга булышабыз. Кирәк икән, илнең төрле төбәкләрендә узучы фестивальләрдә катнашу мөмкинлеген тәэмин итеп, эштән азат итәбез. Костюмнар тегәргә булышабыз. Тармакта спорт белән шөгыльләнүгә дә зур әһәмият бирелә. “Казан-Зенит” волейбол клубын бөтен дөньяда беләләр”, — диде генераль директор.
Казанда узучы фестивальнең зона өлеше 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне, яшенә карап, өч төркемдә ачыклаячаклар. Быелгы фестивальнең иң яшь катнашучысына биш кенә яшь әле. Дмитрий Антонов “Газпром трансгаз Краснодар” җәмгыяте данын яклаячак. Оренбургтан килгән Александр Чубуга исә 65 яшь тулган. “Сәхнәдә яшь тә, бөтен ару-талу да онытыла”, — ди катнашучылар. Алар фестивальнең оештырылу дәрәҗәсе һәм Казан белән соклануын яшерми. “Татарстанның кунакчыллыгын тоярга өлгердек инде. Казан — гаҗәеп матур шәһәр”, — ди Белоруссиядән килгән Анна Киселева. Аның сүзләрен Роман Сахартов да куәтләде. “Татарстан башкаласын күрмичә китмәгез”, — диде ул, ачылыш тантанасында залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп. Моның өчен шәп мөмкинлек тә булачак. Республика газчылары бәйгедә катнашучыларны татар халкының тарихы, милли-мәдәни мирасы, яшәеше белән таныштыру өчен киң колачлы программа әзерләгән.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 149, 16.10.2018/)
Источник: «Ватаным Татарстан», №149