«Казанда “Факел” гөрләде»

Газчылар без яшәгән йортларны җылытып кына калмыйча, үзләренең күңел җылылыгын да өләшә белә. Башкалада узган “Факел” фестивале тамашачылары моңа тагын бер кат инанды. “Газпром” ГАҖнең 19 кече җәмгыяте һәм оешмаларыннан бер меңгә якын кеше Казанда бәйгенең зона турында көч сынашты. “Иң-иң”нәрне ачыклау өчен жюри әгъзаларына чыгыш ясаучыларны өч көн (!) бәяләргә туры килде. Газчылар сәхнәдә дә сынатмый!

Башкаладагы “Универсиада авылы” бер атна буе зәңгәрсу төстә балкып торды. Очраклы гына түгел бу! Казанда “Газпром” ГАҖнең VIII фестиваленең зона туры үтте. Иҗат һәм сәнгать бәйрәменең ни дәрәҗәдә абруйлы булуын чамалау өчен аның гео­графиясенә күз салу да җитә. Казанга Волгоград, Оренбург, Саратов, Самара, Уфа, Краснодар, Уфа, Ставрополь, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Пе­тербург кебек ил­нең төрле төбәкләреннән, Белоруссия һәм Кыргызстаннан күп­санлы кунаклар килде. Фес­тивальнең ачылыш тантанасында Татарстан Пре­мьер-министры Алексей Песошин: “Үзешчән сәнгать кол­­лек­тивларының югары дәрә­җәдәге әзерлеге нә­тиҗә­сен­дә, “Факел” фестивале “Газпром” ГАҖ өчен генә түгел, ил күләмендә әһә­мият­ле мә­дәни чарага әйләнде”, — дип белдерде.

Уйландыра торган бәйге

Билгеле булганча, әлеге бәйге ике елга бер тапкыр уздырыла. Биредә “Газпром” компаниясе оешмалары, кече җәмгыять­лә­ренең үзеш­чән сәнгать коллективлары һәм башкаручылары, ягъни гап-гади газчылар, аларның балалары һәм оныклары катнаша. Бәйге өч өлешкә бү­ленгән. Иң элек кече җәм­гыятьләр үзләре арасында иң яхшыларны ачыклый. Аннары зона фестивальләре уза. Җи­ңүчеләр исә фести­валь­нең финал өлешендә очраша. “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ бәйгене икенче тапкыр үзендә кабул итте.


“Өч көн дәвамында чыгыш ясаучыларга бәя биреп кенә калмыйча, без гаҗәп­ләндек, горурландык, хәтта алардан өйрәндек тә әле”, — диде фестивальнең жюри әгъзасы, “Россия — Культура” телеканалының коммерция директоры Виктория Кривицкая. Җиңүчеләрне, яше­нә карап, өч төркемдә ачыкладылар. Болар — 5 яшьтән алып 10га кадәр, 11 яшьтән алып 16га кадәр һәм 17 яшьтән өлкәнрәкләр. “Вокал”, “хореография”, “во­каль-инстру­мен­таль һәм инструменталь ансамбльләр” һәм “фольк­лор” номина­цияләрендә җи­­­ңү­челәр билгеле. Жюри әгъзаларына шактый авырга да туры кил­гән. Бәйгедә кат­нашучылар­ның осталыгы тәмам шаккатырган аларны. Кайбер но­минацияләрдә бер урынны берьюлы алтышар коллектив бүлеште.


Иң кечкенәләр арасында “хореография” номи­на­ция­сендә “Газпром добыча Орен­бург” җәмгыятеннән Ма­рия Кузьминага тиңнәр булмады. Кулына уклау тоткан, баш түбәсеннән озын толым үргән кызчык сәхнәдә ут чыгарып биеде. Өлкәннәр арасында шул ук номи­на­циядә “Газпром добыча Крас­нодар”ның “Никогде” бию театры да тамашачыны таң калдырды. “Факел”да катнашу ул — бәйрәм, — ди дүрт ке­шелек бию төркеме җи­тәкчесе Батыр Мержоев. — Фестивальдә моңа кадәр дә катнашканыбыз бар. Тик беренче урынны алырга гел нидер комачау итә иде. Бу юлы бик ныклап әзерләндек”. Бию театрының исеме генә түгел, сәхнә әсәре үзе дә сәер. Бию­челәр исә тама­ша­чының болай фикер йөр­түенә үп­кә­ләми, кире­сенчә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары аша чынбарлыкны гәү­дәлән­де­рер­гә, шул рә­вешле үзләрен борчыган мәсьәләгә игътибарны җәлеп итәргә теләгәннәр. “Без тормышта гел каядыр ашыгабыз, чабабыз. Матди байлык кына кызыксындыра. Азакта исә рухи кыйм­мәт­ләр­нең өс­тенрәк булуы аңла­шы­ла, тик гомер узган була инде”, — дип сөйли егет. Фестиваль тамашачыларны уйланырга да мәҗбүр итте.

Иң зур делегацияләрнең берсе — 54 кешелек “десант” Белоруссиядән килгән. “Газпром” компаниясе — шушындый фестивальләр оештырып, кече җәмгыятьләрдә эшләүче хезмәттәшләренә үзара очрашу, аралашу мөм­кинлеген тәэмин итүче бер­дәнбер оешмадыр, мөгаен. Без барыбыз да бер зур гаилә кебек. Казан безне бик кунакчыл каршы алды. Биредә барысы да ихлас, шат кү­ңелле. Татарстан башкаласына сә­фәребез бик тә ошады”, — ди делегация вәкиле Анна Киселева. “Факел”да бүре дә катнашты хәтта. Чын түгел, әлбәттә. “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятеннән Илнур Хәйруллин, сәхнәгә бүре тиресе бөркәнеп чыгып, үз милләтенең тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде. Казан сәхнәсендә тәүге чыгышы җиңү алып килде аңа.


Үз диварларың булыша

Өйдә үз диварларың да булыша, дигән гыйбарә дө­рес икән. “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте кунакчыллыгы белән генә түгел, бәй­гедә катнашучылары белән дә шаккатырды. Сер түгел, Та­тарстан сәнәгатендә мө­һим урын алып торган оешмада социаль җавап­лылык турында онытмыйлар. Би­редә хез­мәткәрләр, алар­ның гаилә­ләрен кайгырту эшенә зур әһәмият бирелә. “Һәр ида­рәдә иҗат коллективлары, тү­гәрәкләр булдырдык. Биредә хезмәт­кәрләр дә, аларның балалары да бик теләп шө­гыль­ләнә. Кешенең сәләте бар икән, без аңа талантын ачарга булышабыз. Кирәк икән, ил­нең төрле тө­бәкләрендә узучы фести­вальләрдә катнашу мөм­кин­леген тәэмин итәбез. Гому­мән, мондый хезмәткәр­ләр­гә зур хөрмәт белән карыйбыз. Алар үзләре өчен генә чыгыш ясамый бит, хез­мәт коллективы, предприятие данын да яклыйлар. Бу — бик зур эш дип саныйм”, — дип сөй­ләде “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков.


Мисал эзләп ерак йө­рисе дә юк. Энҗе Әхмәт­җа­нованы күпләр телевизор аша күреп белә. Кыз сәхнәдә дә сынатмый. Моннан ике ел элек Эн­җе Әхмәтҗанова Уфада узган “Факел”да җиңү яулаган. “Бу юлы да “фольклор” номи­на­циясендә чыгыш ясап, җиңүгә ирештем. “Фа­кел”ны барыннан да бигрәк биредәге дус­танә мөнәсәбәт, зур сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе өчен яратам”, — ди Энҗе Әхмәт­җанова. Фестиваль җиңүче­ләре арасында якташларыбыз шактый. Алар арасында Зилия Вафина, Игнат Изотов, “Барби коктейль”, “Экспромт”, “Фаворит” балалар ан­сам­бль­ләре дә бар. Сүз уңаен­нан, “Барби кок­тей­ль”дә чыгыш ясаучыларга ике­ләтә бәхет елмайды. “Фа­кел”ның ябылу тантанасында алар Татарстанның халык артисты, “Голос” бәйгесе җиңү­чесе Динә Гарипова белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Залда утыручы барлык факелчыларга бик зур бүләк булды бу. Динә Гарипова фес­ти­вальгә буш кул белән кил­мәгән. Ул “Барби коктейль” ансамб­ле­нә профессиональ студия­дә фонограмма яздыру өчен сертификат бүләк итте.

“Күз карасы кебек сакларга кирәк”

“Фестиваль башланган гына чорда илкүләм чара буларак игълан ителгән әлеге бәйге үзенең асылына тугры калырмы икән дип, “Газ­пром”ның иҗади мөмкин­лекләрен бик кызыксынып күзәттем, — ди бәйгенең жюри рәисе, Россиянең халык артисты, Пятницкий исемен­дәге дәүләт академия рус халык хоры җитәкчесе Александра Пермякова. — Белә­сез­ме, тәүге фестивальдә бер гади эшченең, сәхнәгә чыгып, Мөслим Магомаев тавышы белән җырлавы га­җәп­лән­дерде. Гран-при алды ул. Шул вакытта үземә факелчыларга ярдәм итү бурычын куйдым”.


Александра Пермякова әйтүенчә, фестивальне күз карасы кебек сакларга ки­рәк. “Бүген берләшү турында күп сөйләшәбез. Нәрсә соң ул? Фестиваль әнә шул бер­ләшү көченә ия дә инде. Чарага ил­нең төрле төбәклә­реннән кат­нашучылар килә. Алар ара­лашалар, тәҗрибә уртак­лашалар. Иҗат коллективлары үзара көч сынаша. Фес­тивальдә катнашу­чы­ларның осталыгы елдан-ел арта. Бу исә фестиваль үзе дә үсә, ка­мил­ләшә дигән сүз. Иҗат юлын “Факел”дан башлап, бү­ген зур сәхнә тотучы сән­гать әһелләрен санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк. Фестиваль үзе дә дәү­ләт бү­ләгенә лаек дип саныйм”, — диде жюри рәисе. Саннар да күп нәрсә турында сөйли. “Газ­пром” ГАҖнең мәгъ­лү­мати сәясәт буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Сахартов әй­түенчә, тәүге фес­ти­вальдә унга якын предприятие катнашса, хәзер аларның саны өч-дүрт тапкыр күбрәк. Катнашучылар саны да 600­дән 1 меңгә кадәр җиткән.

“Сәхнәгә чыккан вакытта гел нинди дә булса кызыклы, үзенчәлекле фикер әйтергә кирәк дип уйлыйсың. Бүген исә сезгә олы рәхмәттән дә яхшырак сүз юк. Барлык катнашучыларга, жюри әгъза­ларына, кунакларга ихлас те­ләкләребезне белдерә­без. Иң зур рәхмәтне оештыручыларга — “Газпром трансгаз Казан”га җиткерәбез”, — диде фестивальнең ябылу тантанасында Роман Сахартов. Залда утыручыларга тагын бер кат мөрәҗәгать итеп: “Өйгә кайткач, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга Казан турындагы якты һәм җылы истәлекләрегезне сөй­ләргә онытмагыз”, — дип тә өстәде ул, башкаладагы форумның “бишле”лек узуына иша­рә­ләп.


“Факел” фестивален үт­кәрүне ышанып тапшырганнары өчен, “Газпром” ГАҖгә ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Венера Әх­мәтова җиткерде. “Фес­ти­вальдә катнашу­чы­лар­ның ба­рысына да иҗади уңыш­лар, саулык-сәламәт­лек, яңа очрашулар телибез”, — диде ул. Фес­ти­валь­нең зона туры ябылуы турында игълан ит­кәч, залда утыручылар бераз моңсу­ланып та калды. Казандагы бәйге тәмам, ә газ­чыларның сәнгать һәм иҗат бәйрәме исә дәвам итә. Алда җиңү­че­ләрне Сочи кө­тә. Фес­ти­вальнең финалында Көнь­як һәм Төньяк зона турларын­да беренче һәм икенче урыннарны алучылар очрашачак.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 153, 23.10.2018/)

Источник: «Ватаным Татарстан»