«Казанда “Факел” гөрләде»
Газчылар без яшәгән йортларны җылытып кына калмыйча, үзләренең күңел җылылыгын да өләшә белә. Башкалада узган “Факел” фестивале тамашачылары моңа тагын бер кат инанды. “Газпром” ГАҖнең 19 кече җәмгыяте һәм оешмаларыннан бер меңгә якын кеше Казанда бәйгенең зона турында көч сынашты. “Иң-иң”нәрне ачыклау өчен жюри әгъзаларына чыгыш ясаучыларны өч көн (!) бәяләргә туры килде. Газчылар сәхнәдә дә сынатмый!
Башкаладагы “Универсиада авылы” бер атна буе зәңгәрсу төстә балкып торды. Очраклы гына түгел бу! Казанда “Газпром” ГАҖнең VIII фестиваленең зона туры үтте. Иҗат һәм сәнгать бәйрәменең ни дәрәҗәдә абруйлы булуын чамалау өчен аның географиясенә күз салу да җитә. Казанга Волгоград, Оренбург, Саратов, Самара, Уфа, Краснодар, Уфа, Ставрополь, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек илнең төрле төбәкләреннән, Белоруссия һәм Кыргызстаннан күпсанлы кунаклар килде. Фестивальнең ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин: “Үзешчән сәнгать коллективларының югары дәрәҗәдәге әзерлеге нәтиҗәсендә, “Факел” фестивале “Газпром” ГАҖ өчен генә түгел, ил күләмендә әһәмиятле мәдәни чарага әйләнде”, — дип белдерде.
Уйландыра торган бәйге
Билгеле булганча, әлеге бәйге ике елга бер тапкыр уздырыла. Биредә “Газпром” компаниясе оешмалары, кече җәмгыятьләренең үзешчән сәнгать коллективлары һәм башкаручылары, ягъни гап-гади газчылар, аларның балалары һәм оныклары катнаша. Бәйге өч өлешкә бүленгән. Иң элек кече җәмгыятьләр үзләре арасында иң яхшыларны ачыклый. Аннары зона фестивальләре уза. Җиңүчеләр исә фестивальнең финал өлешендә очраша. “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ бәйгене икенче тапкыр үзендә кабул итте.
“Өч көн дәвамында чыгыш ясаучыларга бәя биреп кенә калмыйча, без гаҗәпләндек, горурландык, хәтта алардан өйрәндек тә әле”, — диде фестивальнең жюри әгъзасы, “Россия — Культура” телеканалының коммерция директоры Виктория Кривицкая. Җиңүчеләрне, яшенә карап, өч төркемдә ачыкладылар. Болар — 5 яшьтән алып 10га кадәр, 11 яшьтән алып 16га кадәр һәм 17 яшьтән өлкәнрәкләр. “Вокал”, “хореография”, “вокаль-инструменталь һәм инструменталь ансамбльләр” һәм “фольклор” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеле. Жюри әгъзаларына шактый авырга да туры килгән. Бәйгедә катнашучыларның осталыгы тәмам шаккатырган аларны. Кайбер номинацияләрдә бер урынны берьюлы алтышар коллектив бүлеште.
Иң кечкенәләр арасында “хореография” номинациясендә “Газпром добыча Оренбург” җәмгыятеннән Мария Кузьминага тиңнәр булмады. Кулына уклау тоткан, баш түбәсеннән озын толым үргән кызчык сәхнәдә ут чыгарып биеде. Өлкәннәр арасында шул ук номинациядә “Газпром добыча Краснодар”ның “Никогде” бию театры да тамашачыны таң калдырды. “Факел”да катнашу ул — бәйрәм, — ди дүрт кешелек бию төркеме җитәкчесе Батыр Мержоев. — Фестивальдә моңа кадәр дә катнашканыбыз бар. Тик беренче урынны алырга гел нидер комачау итә иде. Бу юлы бик ныклап әзерләндек”. Бию театрының исеме генә түгел, сәхнә әсәре үзе дә сәер. Биючеләр исә тамашачының болай фикер йөртүенә үпкәләми, киресенчә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары аша чынбарлыкны гәүдәләндерергә, шул рәвешле үзләрен борчыган мәсьәләгә игътибарны җәлеп итәргә теләгәннәр. “Без тормышта гел каядыр ашыгабыз, чабабыз. Матди байлык кына кызыксындыра. Азакта исә рухи кыйммәтләрнең өстенрәк булуы аңлашыла, тик гомер узган була инде”, — дип сөйли егет. Фестиваль тамашачыларны уйланырга да мәҗбүр итте.
Иң зур делегацияләрнең берсе — 54 кешелек “десант” Белоруссиядән килгән. “Газпром” компаниясе — шушындый фестивальләр оештырып, кече җәмгыятьләрдә эшләүче хезмәттәшләренә үзара очрашу, аралашу мөмкинлеген тәэмин итүче бердәнбер оешмадыр, мөгаен. Без барыбыз да бер зур гаилә кебек. Казан безне бик кунакчыл каршы алды. Биредә барысы да ихлас, шат күңелле. Татарстан башкаласына сәфәребез бик тә ошады”, — ди делегация вәкиле Анна Киселева. “Факел”да бүре дә катнашты хәтта. Чын түгел, әлбәттә. “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятеннән Илнур Хәйруллин, сәхнәгә бүре тиресе бөркәнеп чыгып, үз милләтенең тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде. Казан сәхнәсендә тәүге чыгышы җиңү алып килде аңа.
Үз диварларың булыша
Өйдә үз диварларың да булыша, дигән гыйбарә дөрес икән. “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте кунакчыллыгы белән генә түгел, бәйгедә катнашучылары белән дә шаккатырды. Сер түгел, Татарстан сәнәгатендә мөһим урын алып торган оешмада социаль җаваплылык турында онытмыйлар. Биредә хезмәткәрләр, аларның гаиләләрен кайгырту эшенә зур әһәмият бирелә. “Һәр идарәдә иҗат коллективлары, түгәрәкләр булдырдык. Биредә хезмәткәрләр дә, аларның балалары да бик теләп шөгыльләнә. Кешенең сәләте бар икән, без аңа талантын ачарга булышабыз. Кирәк икән, илнең төрле төбәкләрендә узучы фестивальләрдә катнашу мөмкинлеген тәэмин итәбез. Гомумән, мондый хезмәткәрләргә зур хөрмәт белән карыйбыз. Алар үзләре өчен генә чыгыш ясамый бит, хезмәт коллективы, предприятие данын да яклыйлар. Бу — бик зур эш дип саныйм”, — дип сөйләде “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков.
Мисал эзләп ерак йөрисе дә юк. Энҗе Әхмәтҗанованы күпләр телевизор аша күреп белә. Кыз сәхнәдә дә сынатмый. Моннан ике ел элек Энҗе Әхмәтҗанова Уфада узган “Факел”да җиңү яулаган. “Бу юлы да “фольклор” номинациясендә чыгыш ясап, җиңүгә ирештем. “Факел”ны барыннан да бигрәк биредәге дустанә мөнәсәбәт, зур сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе өчен яратам”, — ди Энҗе Әхмәтҗанова. Фестиваль җиңүчеләре арасында якташларыбыз шактый. Алар арасында Зилия Вафина, Игнат Изотов, “Барби коктейль”, “Экспромт”, “Фаворит” балалар ансамбльләре дә бар. Сүз уңаеннан, “Барби коктейль”дә чыгыш ясаучыларга икеләтә бәхет елмайды. “Факел”ның ябылу тантанасында алар Татарстанның халык артисты, “Голос” бәйгесе җиңүчесе Динә Гарипова белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Залда утыручы барлык факелчыларга бик зур бүләк булды бу. Динә Гарипова фестивальгә буш кул белән килмәгән. Ул “Барби коктейль” ансамбленә профессиональ студиядә фонограмма яздыру өчен сертификат бүләк итте.
“Күз карасы кебек сакларга кирәк”
“Фестиваль башланган гына чорда илкүләм чара буларак игълан ителгән әлеге бәйге үзенең асылына тугры калырмы икән дип, “Газпром”ның иҗади мөмкинлекләрен бик кызыксынып күзәттем, — ди бәйгенең жюри рәисе, Россиянең халык артисты, Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры җитәкчесе Александра Пермякова. — Беләсезме, тәүге фестивальдә бер гади эшченең, сәхнәгә чыгып, Мөслим Магомаев тавышы белән җырлавы гаҗәпләндерде. Гран-при алды ул. Шул вакытта үземә факелчыларга ярдәм итү бурычын куйдым”.
Александра Пермякова әйтүенчә, фестивальне күз карасы кебек сакларга кирәк. “Бүген берләшү турында күп сөйләшәбез. Нәрсә соң ул? Фестиваль әнә шул берләшү көченә ия дә инде. Чарага илнең төрле төбәкләреннән катнашучылар килә. Алар аралашалар, тәҗрибә уртаклашалар. Иҗат коллективлары үзара көч сынаша. Фестивальдә катнашучыларның осталыгы елдан-ел арта. Бу исә фестиваль үзе дә үсә, камилләшә дигән сүз. Иҗат юлын “Факел”дан башлап, бүген зур сәхнә тотучы сәнгать әһелләрен санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк. Фестиваль үзе дә дәүләт бүләгенә лаек дип саныйм”, — диде жюри рәисе. Саннар да күп нәрсә турында сөйли. “Газпром” ГАҖнең мәгълүмати сәясәт буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Сахартов әйтүенчә, тәүге фестивальдә унга якын предприятие катнашса, хәзер аларның саны өч-дүрт тапкыр күбрәк. Катнашучылар саны да 600дән 1 меңгә кадәр җиткән.
“Сәхнәгә чыккан вакытта гел нинди дә булса кызыклы, үзенчәлекле фикер әйтергә кирәк дип уйлыйсың. Бүген исә сезгә олы рәхмәттән дә яхшырак сүз юк. Барлык катнашучыларга, жюри әгъзаларына, кунакларга ихлас теләкләребезне белдерәбез. Иң зур рәхмәтне оештыручыларга — “Газпром трансгаз Казан”га җиткерәбез”, — диде фестивальнең ябылу тантанасында Роман Сахартов. Залда утыручыларга тагын бер кат мөрәҗәгать итеп: “Өйгә кайткач, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга Казан турындагы якты һәм җылы истәлекләрегезне сөйләргә онытмагыз”, — дип тә өстәде ул, башкаладагы форумның “бишле”лек узуына ишарәләп.
“Факел” фестивален үткәрүне ышанып тапшырганнары өчен, “Газпром” ГАҖгә ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Венера Әхмәтова җиткерде. “Фестивальдә катнашучыларның барысына да иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, яңа очрашулар телибез”, — диде ул. Фестивальнең зона туры ябылуы турында игълан иткәч, залда утыручылар бераз моңсуланып та калды. Казандагы бәйге тәмам, ә газчыларның сәнгать һәм иҗат бәйрәме исә дәвам итә. Алда җиңүчеләрне Сочи көтә. Фестивальнең финалында Көньяк һәм Төньяк зона турларында беренче һәм икенче урыннарны алучылар очрашачак.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 153, 23.10.2018/)
Источник: «Ватаным Татарстан»