РӨСТӘМ УСМАНОВ: «ЭШТӘН ҺӘР КЕШЕ ӨЕНӘ ИСӘН-САУ КАЙТЫРГА ТИЕШ»
— Рөстәм әфәнде, быел «Газпром трансгаз Казан» оешмасына 70 ел тула. Бераз гына үткәнгә кайтып килсәк иде.
— Чыннан да, оешманың тарихы бик бай.70 еллыкны юбилей дип атамасак та, ул истәлекле булачак. Бәйрәм хөрмәтенә үзебездә эшләгән ветераннарны җыячакбыз, оешма алдынгылары өчен бәйрәм чарасы уздырырга исәпләп торабыз. Оешманың тарихы исә Миңлебай-Казан газүткәргечен кулланышка тапшырудан башлана. Ул чакта иң беренчеләрдән булып Казан дары заводына газ тоташа. 1955 елның 1 июлендә магистраль газүткәргечләрнең Казандагы идарәсе төзелә.
— Туган көнне каршыларга нинди күрсәткечләр белән әзерләнәсез?
— Соңгы елларда республика бик нык үсештә: кече һәм урта бизнес, эре оешмалар арта, газлаштыру һәм газлаштырып бетерү программалары бик зур темплар белән тормышка ашырыла. Оешмабыз икътисадның нигезе һәм таянычы булып тора. Электр һәм җылылык, сәнәгать, нефть химиясе һәм төбәкнең барлык сәнәгать оешмалары (алар 23 меңнән артык) табигый газ куллана. Моннан тыш, без 1,6 миллион абонентның йорт һәм фатирларын газ белән тәэмин итеп торабыз. Елдан-ел зәңгәр ягулык куллану арта. Узган ел үз системабыз аша 223 млрд куб.метр газ үткәрдек. Елга нәтиҗә ясап әйтсәң, республика 2024 елда рекордлы күрcәткечкә җитте. Без 19 млрд куб. метр газ кулланып, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, өченче урында торабыз.
— 2024 елда Татарстан газ тармагында федераль дәрәҗәдә мөһим вакыйга белән дә тарихка кереп калды...
— Арча компрессорлар станциясендә 25 мегаватт куәтле АЛ-41-СТ авиация двигателе эшли башлады. Без истребитель двигателен газ куу агрегаты буларак кулланабыз. Зәңгәр ягулыкка торбадан бару өчен энергия кирәк. Ә аны, басымны күтәреп, компрессорлар барлыкка китерә. Компрессор әйләнсен өчен привод кирәк. Әлеге двигатель чит илнекеннән бер дә калышмый. Атмосферага зыянлы матдәләрне бик аз күләмдә чыгара, бик җыйнак һәм кулланырга уңайлы, югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган. Беренче тәҗрибә хакында без Петербург газ форумында «Газпром» оешмасының идарә рәисе Алексей Миллерга видеокүпер аша җиткердек. Ул безнең эшне югары бәяләде. Нәкъ менә безнең оешмабызга бу двигатель куелган өчен без «Газпром»га рәхмәтле. Әлегә ул сынау уза. Үзен алдан билгеләнгән күрсәткечләр буенча яхшы күрсәтә икән, киләчәктә тагын да куәтлерәген булдырырга исәп бар. Конструкторлар әйтүенчә, бу двигательне бераз гына яңартып җибәргәндә, 32 мегаваттлы итеп булачак. Элек без газны транспортлау өчен 10 агрегат куллансак, хәзер 25 мегаваттлы биш двигатель җитәчәк. Ә инде 32 мегаваттлы булса, өчәү дә җитә. Бу — чыгымнарны да киметә, күп кенә мәйданнарны да бушатырга мөмкинлек бирә. Двигатель уңышлы чыкканда, ул бөтен «Газпром» буенча файдаланылачак.
— Димәк, газ куллана торган оешмалар яки зур предприятиеләр тагын да артачак?
— Соңгы елларда тәҗрибә күрсәткәнчә, Татарстанда инвестиция проектлары тәгаенләнгәннән дә күбрәк башкарыла. «Алабуга» икътисадый зонасын гына мисал итеп алыйк. Алар соңгы биш еллыкка сораган газ күләменнән күбрәкне куллана башлады. Әгәр планлаштырган эшләр тормышка ашырылса, 2030 елда газ куллану күләме бүгенге 19 млрд кубометрдан 30 млрд кубометрга җитәчәк. Без киләчәккә карап эшлибез. Можга-Алабуга яңа газүткәрү магистрале төзү буенча «Газпром» белән килешү бар. Ул инвестиция проектлары белән килешенгән инде. Бу магистраль Ужгородтан газ запасларын Түбән Кама сәнәгать узелына җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге проект 2030 елга кадәр кирәкле газ белән тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирәчәк. Якын киләчәктә бу эшне башларбыз дип уйлыйбыз. Әлегә бар да үз тәртибе белән башкарыла. Эшлисе эшләр күп булачак. Газүткәргечне сузу катлаулы һәм чыгымлы. Ул сулыклар аша да үтәчәк. Күп күләмдә җир асты коммуникацияләре дә бар. Никадәр катлаулы эш булса да, газүткәргеч булачак.
— Республикада газ кулланучылар саны шактый зур, аларга хезмәт күрсәтү эшен ничек алып барасыз?
— Дөрес, бу җиңел эш түгел. Без газ кулланучы абонент өчен яңа цифрлы платформа булдырдык. «Оплата за газ» дип аталган мобиль кушымта аша хәзер исәпләгечләрнең күрсәткечен тапшырып була. Кушымтада бар да үтәкүренмәле. Күрсәткечне язуга, түлисе сумма да килеп чыга. Шулай ук без аның аша газны сүндереп торуны, исәпләгечләрне тикшертү вакытлары чыгачагын да искәртәбез. Әлеге кушымтадан 530 мең абонент файдалана. Кулланучыларның өчтән бере дигән сүз бу. Быелдан планлаштырылмаган техник хезмәт күрсәтү өчен гаризаларны шушы кушымта аша биреп булыр дип уйлыйбыз. Якын киләчәктә газ белән тәэмин итү һәм техник хезмәт күрсәтү килешүләрен дә шушы кушымта аша гына төзеп була торган итәргә уйлыйбыз. Сүз уңаеннан, без сәнәгать оешмалары һәм халыкның газга түләү буенча әҗәте Россия буенча түбән төбәкләрнең берсенә керәбез. Бу — республика җитәкчелегенең әлеге мәсьәләне контрольдә тотуына бәйле. Соңгы ике ел эчендә аеруча җыелып торган әҗәтләр кими.
— Оешмада хезмәткәрләр өчен тудырылган шартлар һәм мөмкинлекләр хакында да ишетәсе килә. Югары уңышларга ирешсен өчен хезмәткәрләргә нинди стимул бирәсез?
— «Газпром»ның да, шулай ук безнең оешманың да үз системасы бар. Без куркынычсыз эш урыны булдырырга тырышабыз. Нинди генә хезмәт хакы алуга карамастан, кеше өенә исән-сау кайтырга тиеш. Әгәр иминлек шартлары юк икән, мондый эш нәрсәгә кирәк соң? Хезмәткәр үз эшен куркыныч дисә, ул аннан баш тартырга да мөмкин. Бу хәбәр һәр кешегә җиткерелде. Ул теләсә кайсы җитәкчегә шалтыратып бу хакта әйтә ала. Аңа карата бернинди кырын караш булмаячак. Ә без хезмәт урынында эш шартларын тиешле рәвештә булдырмаган өчен җаваплы кешеләр белән сөйләшәчәкбез. Тагын шул ягы бар: бездә эшләүчеләргә социаль ярдәм зур. Бушлай дәвалану, медицина күзәтүе узу, ташламалар, хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ял, авыр хәлдә калучыларга булышу, балалы гаиләләргә ярдәм һәм башка бик күп төрле чаралар. Болар өчен зур суммада акча тотыла.
Иң яхшы социаль гарантияләрнең берсе — коллектив килешүе. Инде тугыз ел рәттән без «Нефтегазстройпрофсоюз» оештырган бәйгедә «Эксплуатация газового хозяйства» категориясендә беренчелекне алабыз. Бу — безнең белгечләрнең белемен, эшкә осталыгын күрсәтә. Әнә шуңа да хезмәткәрләребезгә ышанабыз һәм республикада газ кулланучыларны авыр хәлдә калдырмаячакбыз дип уйлыйбыз.
— Ә яңа кадрлар әзерләү өчен нинди эшләр башкарыла?
— Әлеге юнәлешкә зур игътибар бирелә. «Газпром» күп еллар КНИТУ-КХТИ белән эшли. Әлеге вуз — оешманың таянычы, терәге. Университет безгә генә түгел, «Газпром»ның башка оешмаларына да белгечләр әзерли. Безгә Әлмәт дәүләт нефть институтын, Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлап та эшкә килүчеләр бар. Хезмәткәрләрнең күбесе — КНИТУ-КАИ әзерләгән белгечләр. Шулай ук Яшел Үзән районындагы химияне тирәнтен өйрәнү лицеенда «Газпром» классы бар. Балаларны кечкенәдән оешма белән таныштырабыз, һөнәребезгә кызыксыну уятабыз, үзебезгә чакырабыз, эшебез турында сөйлибез.
— Фәнни үзәкләр белән дә бергәләп башкара торган проектларыгыз бармы?
— 2022 елда КНИТУ-КХТИ белән килешү төзедек. Анда фәнни тикшеренүләрне үзенә сыйдырган 58 чара кертелгән. Фән эшлеклеләре бу эш белән ныклап шөгыльләнә. Әлеге фәнни эшләрне Россиянең башка газ тармакларында кулланырга дип уйлыйбыз. Иннополис белән робот техникасы һәм цифрлаштыру буенча эшләр алып барыла. Иннополис белән эшләү газүткәргечләрне су астыннан күзәтү өчен кирәк. Бу эш инде ахырына якынлашып килә. Әллә ничә мәртәбә сынау узды. Быел ул кулланышка тапшырылачак дип уйлыйм. Оешмабыз фән ни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшчәнлеккә ачык. Шөкер, Татарстанда яхшы фән шлеклеләре, газ тармагына зур өлеш кертә алырлык белгечләр күп.
Әңгәмәдәш — Гөлгенә ШИҺАПОВА
Источник: Ватаным Татарстан