Булачак газчылар Казанга җыелды

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә “Газпром” классы укучыларының V нче слетын ачу тантанасы булды. Анда 21 оешманың 150 профильле сыйныф укучылары, мәктәпләрдән — 30, «Газпром» оешмасының партнер вузларыннан 14 вәкил катнашты.

Татарстанга Иркутск, Надым, Ноябрьск, Оренбург, Яңа Уренгой, Көньяк-Сахалин, Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород, Самара, Томск, Уфа, Ухта, Чайковский, Югорск, Волгоград укучылар килде. Чара «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм «Казан милли тикшеренү технология университеты» ярдәме белән үткәрелә. Слетта катнашучыларны «Газпром» оешмасының департамент башлыгы Елена Касьян, «Газпром трансгаз Казан» оешмасының генераль директоры Рөстәм Усманов, КНИТУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Юрий Казаков сәламләде.

Берничә көн дәвамында балалар проект һәм тикшеренү эшчәнлегенә чумачаклар, үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, белем бирү программасы кысаларында иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.

Кунаклар Меңьеллык Казан буйлап экскурсиягә барачак. Алар өчен кулинар-кондитерларның мастер-класслары һәм «Угол» театры тамашасы узачак. Һәркөнне иртәнге зарядканы алар «Зенит-Казан»волейбол командасы уенчылары белән ясаячак.