Рөстәм Усманов, «Газпром трансгаз Казан» : «Безнең коллектив иң җитди бурычларны да чишә һәм яңа үрләр яулый ала»

Компаниянең хәзерге өстенлекләре, Татарстан җитәкчелеге белән хезмәттәшлек планнары, кадрлар политикасы һәм оешманың хәзерге казанышларында профессионалларның роле турында журналистлар белән аралашкан вакытта ООО «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов сөйләде.

Уңыш нигезендә — профессионаллар хезмәте

— Хәерле көн Рөстәм Ринатович! Бу көннәрдә ике мөһим вакыйга булды: ЭПУ «Казаньгоргаз» 65 еллыгын уздырды һәм сез «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры итеп билгеләндегез. Бу туры килүме?

— “Казаньгоргаз” юбилее — ул көтелгән вакыйга. Бу дата артында профессионал газовикларның бик зур хезмәте тора. Нәкъ аларның җай салынган хезмәте һәм фидакярлеге аркасында без бу истәлекле датага җитди күрсәткечләр белән килдек. Аларның иң әһәмиятлесе — республиканы газ белән тәэмин итүнең ышанычлы булуы. Татарстан башкаласын газ белән тәэмин итүче кешеләр хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.

Мин инде материаль-техник база белән таныштым, коллектив белән аралаштым. Монда югары квалификацияле белгечләр эшләве әллә каян күренеп тора. “Казаньгоргаз” җитәкчесе — бик ныклы һәм яхшы идарәче. Шуңа күрә дә коллектив үз юбилеена шундый югары күрсәткечләр белән килде.

Ә минем шушы көннәрдә билгеләнүем ул бары тик туры килү генә. Мине 1 июльдән “Газпром трансгаз Казан” оешмасын җитәкли башладым. Бу — компания җитәкчелеге карары.

Безнең өстенлекләр ул — өзеклекләрсез эшләү һәм куәтләре үстерү

— Якын киләчәктә һәм алдагы перспективада компанияне үстерү планнары турында сөйләсәгез иде. Төп игътибар нәрсәгә юнәлтеләчәк?

— Өстенлекләр, “Газпром”га кергән теләсә кайсы компаниянеке кебек булачак. Бу безнең җитештерү объектларының ышанычлы эшләве, билгеләнгән күләмдә кулланучыга газ бирү һәм катлаулы көзге-кышкы чорда бернинди өзеклекләрсез эшләү. Шул ук вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә бик зур игътибар бирәчәкбез. Бу безнең кешеләрне, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен кирәк.

Мин тагын социаль сәясәткә дә игътибар итәчәкмен. “Газпром” бу өлкәгә җаваплы карашы белән аерылып тора. Күрсәтелә торган ярдәмнең күләме һич тә кимемәячәк, ә бәлки артачак та.

— Берничә көн элек Татарстан Президенты сезне коллективка тәкъдим итте. Компаниянең республика хакимияте белән үзара мөнәсәбәтләрен ничек үстерергә планлаштырасыз, бу эштән нинди нәтиҗәләр көтәсез?

— Холдингның Татарстандагы оешмалары республика хакимияте белән уникаль мөнәсәбәтләрдә булуы белән аерылып тора. Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме һәм Татарстанның Министлар Кабинеты ярдәмен күздә тотам.

Барлык төбәкләрдә моның белән мактана алар дип уйламыйм. Төбәк җитәкчеләре ягыннан ярдәм һәм аңлау безнең газ транспортчыларының эшен шактый җиңеләйтә. Бу симбиоз безнең киләчәктәге уртак эшчәнлек өчен нигез булачак.

— Агымдагы елның инвестицион программасы турында сөйләсәгез иде. хәзер нинди проектлар эшлисез һәм киләчәктә ниндиләрне планлаштырасыз?

— Бүгенге көндә республикадагы безнең инвестицион объектлар тормышка ашыру этабында. Бу газүткәргеч участоклары төзү, газ бүлү станцияләрен булдыру һәм реконструкцияләү һәм башка эшләр. Әлеге инвестицияләр беренче чиратта объектларны эксплуатацияләүнең ышанычлы булуын җайда тотуга юнәлтелгән. Шулай ук яңа кулланучыларны газ белән тәэмин итүгә һәм республикага инвесторлар җәлеп итүгә ярдәм итә торган куәтләр булдыруга да юнәлгән.

— Компаниянең эшкә карашында нинди дә булса җитди үзгәрешләр көтеләме?

— Бүгенге көндә “Газпром трансгаз Казань” компаниясе “Газпром” холдингында иң яхшылардан санала. Шуңа күрә монда нәрсә дә булса үзгәртүгә ихтыяҗ юк.

Әлбәттә, “яңа караш” дигән төшенчәне беркем дә алып ташламый. Ягъни, системага ниндидер аерым төзәтмәләр кертелергә мөмкин, әмма тулаем алганда ул бик яхшы һәм ышанычлы эшли. Бу эшләгән еллар белән дәлилләнә.

Монда профессионаллар коллективы эшли. Мин аларның күбесен элекке вазифада эшләгән чагымнан ук беләм. Бу кешеләр белән иң җитди бурычларны да хәл итәргә була. Ирешелгән дәрәҗәне генә тоту түгел, ә яңа үрләрне дә яуларга мөмкин.

— Сез газ тармагында шактый озак — 27 ел эшлисез. Сезне бу профессиядә нәрсә тота?

— Газовик булу мактаулы, әмма авыр. Мин газовик булган әтиемнең бу эшкә ничек бирелүен кечкенәдән күреп үстем. Һәм мөгаен ул миңа да йоккандыр. Инде мәктәпне бетергәндә үк мин нефть институтына барачагымны һәм әтиемнең эшен дәвам итәчәгемне төгәл белә идем.

Әгәр кеше һөнәр сайлауда ялгышмый икән, соңыннан аны алмаштырмый инде. Чөнки мондый эш аңа чын ләззәт бирә. Шуңа да мин хезмәт кенәгәмдә бер генә эш урыны — “Газпром” булу белән бик горурланам.

— Сез үзегезне кырыс җитәкче дип әйтә аласызмы?

— Югары уку йортларында идарә итү фәнен өйрәнгән кеше буларак мин авторитар җитәкчелек стиленең иң көчсезе икәнен һәрвакыт аңлыйм. Шуңа күрә мин җитәкчелек белән эшчеләр арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр яклы.

Тагын бер кат әйтәм — мондагы коллективның профессионализмы бик югары. Һәм бу генераль директор урынбасарларына да кагыла. Аларның тәҗрибәсе, эш стажы һәм абруе бик зур. Мин аларга таянырга ниятлим. Әгәр таләпчәнлек турында сүз бар икән, ул теләсә кайсы җитди компаниядә дә бар. Бигрәк тә ягулык-энергетика комплексында.

Белгечләрне мәктәптән үк әзерлиләр

— Газ өлкәсе белгечләрен яшьтән үк әзерләү никадәр мөһим? Кадрлар әзерләүгә нинди игътибар бирәчәксез?

— Бу бик мөһим һәм актуаль сорау. Бүгенге көндә газ сәнәгате генә түгел, ә барлык өлкәләр дә квалификацияле кадрларга кытлык кичерә. “Газпром трансгаз Казан” оешмасына велосипед уйлап чыгарырга кирәкми. “Газпром”ның башка оешмаларындагы кебек үк, монда да балалар мәктәптә укыганда ук уйлана башлыйлар.

“Газпром трансгаз Казан” лицейда “Газпром” классын контрольдә тота. “Газпром”ның таянычлы югары уку йорты — КНИТУ (элекке КХТИ) бар. Без булачак кадрларга мәктәптән үк игътибар бирә башлыйбыз. Иң тырышлары безнең рәтләрдә үз урынын табар һәм бүгенге газовикларны алмаштырыр дип өметләнәбез.

— Яңа укып бетерүчеләргә эшкә урнашканда уртача ничә балл кирәк?

— Белгечләр төрле була. Бик акыллырак, гел бишлегә укучылар бар, аларның диплом яклаганын карап тору күңелле. Күпләр инглиз телендә яклый. Алар “Газпром” өчен генә түгел, теләсә нинди башка компания өчен дә кызыклы. Алар безнең җәүһәрләр. Әмма “ныклы өчле капчыклары” бар. Алардан да яхшы белгечләр һәм җитәкчеләр чыга.

Әлбәттә белем мөһим урын алып тора. Әмма җаваплылык хисе, эшләргә теләк булу һәм үзеңне шушы оешмага багышлау әһәмиятлерәк урын алып тора. Әгәр кешедә шушы сыйфатлар бар икән, калганын компенсацияләп була.

Билгеле, белем зур роль уйный, әмма җаваплылык хисе, эшләү теләге һәм үзеңнең предприятиеңә хезмәт итәргә омтылыш — бу күпкә зуррак. Әгәр кешедә бу сыйфатлар бар икән, калганнарын компенсацияләп була. Без аңлыйбыз — вуз нинди генә отличник әзерләсә дә, производствога килгәч, аңа күп әйберләргә ияләнергә туры килә. Өстәвенә һәр предприятиедә юнәлешләр бик күп — “газовик” һөнәре киңкырлы.

— Сез газ тематикасы буенча дистәләгән патент авторы. Аларны Татарстанда кертергә җыенасызмы?

— Минем элекке эш урынында булган хезмәтләр тулысынча объектларның ышанычлы булуына багышланган иде. Сер түгел, безнең төп фондлар картая бара. Безнең бурыч — менә шушы инновацион нигезне куллану һәм аның ярдәмендә объектларны ышанычлы итү. Бу газны күпкә рациональрәк транспортлаштырырга һәм экономияләргә мөмкинлек бирә.

Мөгаен, бу хезмәтләрнең кайберләрен без монда гамәлгә ашырырга тырышырбыз. Әмма мин шуны әйтә алам — “Газпром трансгаз Казан” күпсанлы патентлар иясе, аларны без Уфада гамәлгә ашырырга тырышып карадык. Инженерларның иҗади фикерләве көчле үсештә, шуңа күрә без үзебезнең багаж белән алышачакбыз — үзебезнең нәрсәнедер алып киләчәкбез, монда булганны кулланачакбыз.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/r-st-m-usmanov-gazprom-transgaz-kazan-bezne-kollektiv-i-itdi-burychlarny-da-chish-m-ya-a-rl-r-yaulyy/

Источник: «Татар-информ»