«Газчылар сәхнәдә дә сынатмый»

Иң кечкенәсенә — 5, иң өлкәненә — 65 яшь. Татарстан башкаласында “Факел” фестиваленең зона туры башланды. “Әлеге бәйге ил күләмендә әһә­миятле мәдәни чарага әй­ләнде”, — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин фестиваль­нең ачылыш тантанасында. Илнең төрле тө­­бәк­­­лә­­рен­нән тыш, Казанга Казахстан һәм Белоруссиядән дә катнашучылар килгән.

Билгеле булганча, “Факел” фестивале ике елга бер тап­кыр үткәрелә. Биредә “Газпром” ГАҖе оешмалары, кече җәмгыятьләренең үзеш­чән сәнгать коллективлары һәм башкаручылары көч сынаша. Бәйге өч өлешкә бү­лен­гән. Иң элек кече җәм­гыят­ь­ләрдә үткә­ре­лүче бәй­геләр­дә җиңүче­ләрне ачык­лый­лар. Аларга фестиваль­нең зона турларында (Көньяк һәм Төньяк зоналар — ред.) катнашу хокукы бирелә дә инде. Соңрак “иң-иң”нәр бәй­ге­нең йомгаклау өлешендә очраша.

“Татарстан Хөкүмәте исе­меннән барыгызны да сә­ламлим, — диде Алексей Песошин. — “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте фес­ти­валь­нең зона турын икенче тапкыр кабул итә. Тәүге тапкыр Татарстан башкаласында әле­ге бәйге 2006 елда узды. 2003 елда “Газпром” ГАҖ җи­тәкчелеге хезмәт коллекти­вы­ның корпоратив фестиваль үткәрү турындагы тәкъ­димен хуплады. Әнә шул вакыттан бирле газчылар­ның зур, тату гаиләсендә йөзләгән күп­кырлы талант иясе барлыкка килде. Үзеш­чән сәнгать коллективла­рының югары дәрәҗәдәге әзерлеге нәти­җәсендә, “Факел” фестивале “Газпром” ГАҖ өчен генә түгел, ил кү­ләмендә әһә­мият­ле мәдә­ни чарага әй­ләнде”.

Сигезенче тапкыр үт­кәрелүче фестивальнең зона турында “Газпром” ком­па­ниясенең 19 кече җәм­гыяте һәм оешмаларыннан бер меңгә якын кеше катнаша. “Сезнең барыгызны да бер сәхнәдә күрүебезгә чиксез шатланабыз, — диде “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәф­кать Кантюков. — Әлеге бәйге сәләтне ачарга ярдәм итеп кенә калмыйча, тәҗ­рибә ур­таклашыр­га, белемне арттырырга да ярдәм итә. Яшь­ләр өчен бу аеруча мөһим. Фестиваль ба­ры­шын­да ком­паниянең төр­ле тө­бәк­ләрдә урнашкан кече җәм­гыять­ләрендә эш­ләүче хез­мәт­тәш­ләр очраша, аралаша. “Факел” фестивале­нең зур берләштерү көче дә бар. Әнә шундый чаралар оештырганнары өчен, “Газпром” ГАҖ җитәкчелегенә зур рәхмәт”. Генераль директор әйтүенчә, бай тарихка ия булган Казанда фестивальне оештыру һәм үткәрү — ул зур җаваплылык та әле. “Кунак­ларны югары дәрә­җәдә оеш­кан төстә каршы алу өчен шактый эш башкарылды. Казанда узган фестиваль һәр­кемнең күңе­лендә бары тик күңелле миз­гелләр белән генә истә калачак дип ышанам”, — диде Рәфкать Кантюков.

Фестивальдә чыгыш ясау­чы үзешчәннәрнең ос­талыгын бәйгенең жюри рәисе, Россиянең халык артисты, Пятницкий исемен­дәге дәүләт академия рус халык хоры җитәкчесе Александра Пермякова да югары бәяләде. Бәйгенең ачылыш тантанасына кадәр узган матбугат конференциясендә ул бәйге җиңүчеләрен илнең әйдәп баручы коллективларына кабул итәргә әзер булуларын әйтте. Тик “фа­келчы”лар тармактан ки­тәргә ашыкмый икән. “Га­җәп хәл: “Факел”да катнашучыларны Пятницкий хорына күпме генә чакырсам да, беркем дә килми. Полик­линикабыз бар, балалар бак­часында урын, фатир бир­деләр, мин ни өчен Мәскәүгә китәргә тиеш, дип кенә җавап кайтаралар”, — дип сөйләде Александра Пермякова.

“Газпром” ГАҖнең мәгъ­лүмати сәясәт буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Сахартов фике­ренчә, кешенең һәр­вакыт сайлау мөмкин­леге бар. “Без эшчеләргә лаеклы хезмәт хакы һәм социаль пакет тәкъ­дим итә­без. Күргәнегезчә, эштән бушаган арада иҗат белән дә шөгыльләнә алалар. Бөтен кеше дә үзенең яраткан шөгыле һөнәргә әй­ләнеп китүен теләми, билгеле”, — диде ул. Рәфкать Кантюков әйтүенчә, тармакта һәр идарәнең үз иҗат коллективлары, түгәрәк­лә­ре бар. Биредә хезмәткәр­ләр дә, аларның балалары да бик теләп шөгыльләнә. “Кешенең сәләте бар икән, без аңа талантын ачарга булышабыз. Кирәк икән, ил­нең төрле төбәкләрендә узучы фести­вальләрдә катнашу мөмкин­леген тәэмин итеп, эштән азат итәбез. Костюмнар те­гәргә булышабыз. Тармакта спорт белән шөгыльләнүгә дә зур әһә­мият бирелә. “Ка­зан-Зенит” волейбол клубын бөтен дөньяда беләләр”, — диде генераль директор.

Казанда узучы фести­вальнең зона өлеше 20 октябрьгә кадәр дәвам итә­чәк. Җиңүчеләрне, яше­нә карап, өч төркемдә ачыклаячак­лар. Быелгы фести­вальнең иң яшь катнашучысына биш кенә яшь әле. Дмитрий Антонов “Газпром трансгаз Краснодар” җәм­гыяте данын як­лаячак. Оренбургтан кил­гән Александр Чубуга исә 65 яшь тулган. “Сәхнәдә яшь тә, бөтен ару-талу да онытыла”, — ди катнашучылар. Алар фести­валь­нең оештырылу дәрә­җәсе һәм Казан белән соклануын яшерми. “Татарс­танның кунакчыллыгын тоярга өл­гер­дек инде. Казан — гаҗәеп матур шәһәр”, — ди Бело­руссиядән килгән Анна Киселева. Аның сүзләрен Роман Сахартов да куәт­ләде. “Татарстан башкаласын күр­мичә китмәгез”, — диде ул, ачылыш тантанасында залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп. Моның өчен шәп мөмкинлек тә булачак. Республика газчылары бәйгедә катнашучыларны татар халкының тарихы, милли-мәдәни мирасы, яшәеше белән таныштыру өчен киң колачлы программа әзерләгән.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 149, 16.10.2018/)

Источник: «Ватаным Татарстан», №149